Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Гөрләде яланда Сабантуй!
2012 елның 13 июне, чәршәмбе
Быелгы Сабантуй Азнакай бистәсенең 250, шәһәренең 25 еллыгын каршылау һәм милли мәдәни мирас елы шартларында үтте.
Халкыбызның элекэлектән килгән матур гадәте бар – җир куенына алтын бәртекләрне салгач, Сабан туен бәйрәм итәргә җыена. “Борынгы сабан”, “Икмәк булса җыр да була” театральләшкән күренешләр игенчегә дан җырлады. Районыбызның хезмәт елъязмасына язылган сабан батырлары, авыл хуҗалыгы алдынгылары көчле алкышлар астында мәйдан урады. Аларны районыбызның өлкән батырлары - сугыш һәм хезмәт ветераннары алыштырды. Менә мәйданга җигүле атларда быел авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарны яулаган хуҗалыклар: инвесторлар “Союз Агро” ҖЧҖ, “Азнакай” АФ”; мөстәкыйль хуҗалыклардан “Марс”, “Тукай”, Чалпы”, “Таллы Бүләк”, “Туйкә”, Мөстәкыймов исем; “Кәримов”, ”Шәвәлиев”, ”Сәгытдинов”, «Корбанов”, ”Сәлахов” КФХлар уза. Көнне-тљнгә ялгап табыннарыбыз муллыгы әчен тир түгүче игенчеләребезне халык көчле алкышлар белән озатып кала.
Азнакай сары алтыны белән генә түгел, кара алтыны белән дә дан тотучы төбәк. Районыбыз нефтьчеләрнең тырышлыгы белән үсә, яңара. Мәйданда алдынгы сәнәгать предприятиеләре: ”Азнакайнефть”, бораулау эшләре, технологик транспорт идарәләре, “ Татнефть – Азнакай - РемСервис” ҖЧҖ, “Нефтемаш” ААҖ коллективлары уза. Аларны мәгариф, спорт, сәнгать коллективлары алыштыра.
Бәйрәм дәвам итте. Көчле алкышлар астында 2012 елның сабан батырлары: Илдар Пимуллин («Азнакай» АФ), Рафаэль Фәйзуллин (“Туйкә” ҖЧҖ), Рәис Гарипов (“Чалпы”) чыга. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы аларга һәм 2011 ел Сабантуйның абсолют батыры Илдар Алтынбаевка бирелә.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны, килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады. Язгы кыр эшләрен агротехник срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыккан Азнакай игенчеләренә зур рәхмәтен белдерде. Марсель Зөфәр улы ирешкән уңышларыбызга күзәтү ясап, шәһәр һәм районны тљзекләндерү өлкәсендә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте һәм биредә нефтьчеләр һәм республика җитәкчелегенең ныклы ярдәме булуын ассызыклады. Аның теләкләренә ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, ТР Дәүләт Советының комитет рәисе урынбасары Василий Логинов һәм Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары Кәрим Бәй Туфан да кушылды.
Сабан батырларына, алдынгы җитәкчеләр, механизаторлар, терлекчеләргә кадерхөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм мизгеле. Бүләкләрнең дә ниндие бит әле. Әнә 5 айлык күрсәткечләр буенча беренче урынга чыккан “Союз Агро” ҖЧҖ Актүбә региональ җитештерү комплексы җитәкчесе Тәлгать Хафизов өряңа автомобиле белән кычкырта-кычкырта бик кәттә генә мәйдан уратты. Шәхси хуҗалыкларда күпләп сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшыру мал асраучыларда горурлык хисләре уятты. Хезмәт кешесен хөрмәтләү, бәяләүнең зур үрнәге булды бу.
Сабан туе кызганнан-кыза барды. Халкыбызның борынгы заманнан бүгенге көнгә кадәр килгән традицион ярышлары һәм шаян уеннары: йөгерү, авыш баганага менү, аркан тарту, гер күтәрү, кул көрәштерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, дәртле биюләр, уен көлке, алкышлар һәм бүләкләүләр бер-берсен алыштырды. Уеннардан хәтта җитәкчелөребез дө читтә кала алмады. Тарсус белән Азнакай шәһәре җитәкчеләре аркан тартышканда, әлбәттә, халык үзебезнекелөр өчен җан атты һәм алар сынатмады да. Безнең егетлөр көчлерђк булып чыкты.
Танылган эстрада йолдызлары – якташларыбыз Равил Галиев, Данир Сабиров, Миргаяз Шәрәфиев, ”Болгар” бию ансамбле шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Атлар – татар халкының горурлыгы, көче, рухы. Алар да Сабан туе җиткәнне ашкынып кљтеп ала. Юртаклар ярышында Актүбә ат спорты мәктәбеннән “Барс” кушаматлы юртак (җайдагы Андрей Ярчевский), ярым токымлы атлар арасында Туйкәдән Омега (Алексей Әхмәдиев), авыл атлары арасында Сәпәйдән “Елгыр” (жокей Динарис Бәширов) беренчеләрдән булып килделәр .
Милли көрәш – Сабантуй күрке. Сөлгеләр генә чыдасын. Шулай булмыйча, тәкә өчен генә түгел бит, машина өчен бил алыша баһадирлар. Менә Илгиз Әзһәмов белән Илдар Алтынбаев абсолют батыр өчен көрәшә. Юк, быел да Алтынбаевны алып салыр батыр табылмады. Азнакай Сабан туенда 12 ел рәттән батыр кала Илдар. Сабантуй әләмен тљшерү хокукы да аңа бирелә. Сабан туйлары ел буена җитәрлек көч, илһам, хезмәт дәрте бирсен, дуслар!
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз