Хәзерге җәмгыятьтә белем алу илнең үсеш дәрәҗәсе бәйле яңа кешелек сыйфатларын формалаштыруда мөһим фактор булып тора.
Анда хакимият органнары вәкилләре, идарәчеләр, педагоглар, методистлар, психологлар, мәктәп җитәкчеләре, предприятие директорлары, мәгариф өлкәсендәге архитекторлар җыела. халыкара форумда Азнакай районының 40 педагогы катнашты. Форсайт-сессия эшендә Татарстан Республикасы Вице-премьеры Фазлыева Л. Р. катнашты.
Бу районның мәгариф киңлеген үстерүгә үз өлешен кертү, танылган педагоглар, коллегалары белән аралашу, үз идеяләре белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек. Форум эше иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында дәвам итәчәк.