Бүген Азнакай шәһәренең "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында Азнакай муниципаль районы Башлыгы призына нәфис гимнастика буенча ачык турнир уза. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән: Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Самара, Оренбург, Казан, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Яр Чаллы 2005-2015 елларда туган 400 гә якын яшь гимнаст катнаша.
Турнирны оештыручы - ТР Көньяк-Көнчыгыш нәфис гимнастика федерациясе
Турнир директоры: Виктория Булатова