Азнакай районында "Торак" янгын-профилактик операциясе үткәрелә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

 

   Статистика күрсәткәнчә, күпчелек янгыннар торак фондта күзәтелә. Янгынга каршы дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы территориясендә "Торак" янгын сүндерү-профилактика операциясен үткәрә. Газ хуҗалыгы хезмәтләре һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән бергә торак секторда янгыннарны кисәтү буенча эш алып баралар. 24 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре катнашында янгын-профилактик рейдларның берсе 1 мартта Болгар, Яшел, Тукай, Нефтьчеләр һәм Хәсәнов урамнары буйлап узды. Янгын куркынычсызлыгы инженеры Регина Хөсәенова һәм инспектор Эльвира Сәлимҗанова биредә яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан очракта шәхси куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тараттылар.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International