Бүген Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә чит тел укытучысы Низамова Р. Д. белән очрашу узды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, нефть,газ чыгару идарәсе арасында өч яклы килешү кысаларында мәгариф Идарәсе тарафыннан бер айга грант укытучы булып китте. Педагог Труа шәһәрендәге мәктәпләргә, университетка, Шампань-Арденнга барачак, Парижның мәдәни тарихи урыннарына барачак.