«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы

2019 елның 12 марты, сишәмбе

            Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм предприятие җитәкчеләре! Сезгә 2004 елдан башлап ел саен «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итәбез, аның төп бурычы-җитештерүчеләрне Татарстан Республикасы, Россия һәм ерак чит ил базарларына чыгару өчен югары сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле продукция (хезмәт күрсәтүләр) җитештерүгә кызыксындыру.

            Хәзерге вакытта Оештыру комитеты тарафыннан 2019 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» чираттагы еллык конкурсын үткәрү турында Карар кабул ителде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырыла. 1 дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркировкалау өчен конкурс логотипын куллану хокукы бирелә. Ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» җиңүчеләр каталоглары чыгарыла, алар Россия Федерациясенең эре субъектлары һәм Татарстан Республикасының чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре буенча таратыла. Иң яхшы предприятиеләргә «Татарстан сыйфат лидеры»призы тапшырыла.

            Бүләкләү тантанасы Европа сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Хөкүмәт әгъзалары катнашында ел ахырында уза.

            «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсы җиңүчеләре «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсының федераль этабына тәкъдим ителәчәк.

            Оештыру комитеты конкурста катнашучыларның бер товар (хезмәт күрсәтү) исеме өчен 7000 сум, икенче һәм аннан күбрәк төр продукция (хезмәт күрсәтү) өчен 6000 сум күләмендә теркәү кертемен раслады.

Конкурста катнашу өчен гаризалар «ЦСМ Татарстан» федераль бюджет учреждениесендә 2019 елның 1 апреленә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: best@tatcsm.ru

            Заявки на участие в конкурсе принимаются в ФБУ «ЦСМ Татарстан» до 1 апреля 2019 года по электронному адресу яки почта аша, түбәндәге  адрес бенча: 420029, ТР, Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 24 йорт, каб.323. Элемтә өчен телефон: (843) 291-08-13.     

            Конкурс һәм кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат белән сез региональ этап сайтларында таныша аласыз www.tatcsm.ru һәм федераль этап www.100best.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International