Урсайлыларга Мәскәүдә дә тиңнәр булмады

2012 елның 19 июне, сишәмбе
Безнең мәктәп һәр елны фән көнен билгеләп үтә. Бу чарага әзерлек уку елы башыннан ук башлана.
Һәр укучы үз кызыксынуыннан чыгып, тикшеренүэзләнү эше башкара һәм фәнни конференциядә чыгыш ясый. Район конференңиясендә безнең мәктәптән экология, тарих һәм технологиягә багышланган чыгышлар булды. Иң яхшы эзләнү үткәрүче укучыларга “Сәләтле бала” халыкара форумында катнашырга мөмкинлек туды.
“Яшь эколог” номинациясендә Исламия Мостафина гран-прига лаек булды, “Минем һөнәрем-минем киләчәгем” номинациясендә Наил Җамалиевка тиңнәр булмады, ә Илнар Гатин экология буенча тикшеренүэзләнү эшендә өченче урынга чыкты. Аларны Мәскәүдә бүләкләячәкләр.
Мөнҗия Нурмөхәмм әтова, Урсай урта мәктәбе укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International