«Азнакайнефть» нефть чыгару һәм табу  объектларында янгынга каршы торучан беренчел  янгын сүндерү жиһазлары тикшерелде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

«Азнакайнефть» нефть чыгару һәм табу  объектларында янгынга каршы торучан беренчел  янгын сүндерү жиһазлары тикшерелде

 

     ПАО “Татнефть” оешмасы  башлыгы урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов боерыгы буенча нефть белән эш итү тармакларында  беренчел янгын сүндерү җиһазларын барлау буенча тикшерү алып барылды. Әлеге тикшерү объектларда урнашкан беренчел янгын сүндерү җиһазларын булдыру, аларның төгәл  һәм төпле урнашуын, булмаган очракта аларны булдыру максаты белән төгәлсезлекләрне булдырмау өчен тцп максат иде.

     Азнакай нефтьчеләре дә читтә калмыйча тикшерүгә зур өлеш керттеләр. Оешма башлыклары, табигатьне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән җитештерү объектларын бергә йореп чыктылар. Бу көннәрдә аерым игътибарны  су чыганаклары булмаган, үлчәм насос кудыру җиһазлар булган җирләрдә беренчел янгын сүндерү җиһазларын  һәрвакыт  кирәк чакта тоту әһәмияткә ия.

     Соңгы 2 елда «Азнакайнефть» нефть чыгару һәм табу  объектларында янгын сүндерү өчен күчермә күләмле  янгын сүндерү җиһазы булдыру каралган, әлеге җиһазлар кул белән эшләгән янгын сүндерү җиһазларына караганда көчлерәк янгын сүндерү матдәләренә ия һәм зур ярдәм булып тора. Еракта урнашкан нефть чыгару һәм табу  объектларында әлеге җиһазлар барлыгы бик тә мөһим. Шуңа да олы мәсьәлә булып әлеге зур янгын сүндерү матдәләренә ия булган янгын сүндерү җиһазларын, янгыннан саклау өчен күберәк  булдыру тора.

 

 

 

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International