Кече эшмәкәрлек һәм авыл үсеше буенча бүгенге көндә түбәндәге программалар каралган:
Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәмАзнакай шәһәре мәшгульлек үзәге үз эшен оештыручыларга (шәхси эшмәкәрлек яки крестьян (фермер) хуҗалыгы) дәүләт ярдәме күрсәтә. Субсидия күләме – 58 800сум.
Әлеге субсидияне алу өчен:
1.Рәсми тәртиптә эшсез булырга, яки Азнакай мәшгульлек үзәгендә исәптә торырга кирәк.
2. Банк счеты ачарга.
3. Планлаштырылган эшчәнлек буенча бизнес-план эшләргә.
4. Дәүләт ярдәме алу өчен гариза тутырырга.
5. Эшмәкәрлек сәләтен ачыклау буенча анкеталаштыру узарга.
6.Комиссия алдында үзеңнең бизнес-планыңны якларга.
7. Мәшгульлек үзәге белән дәүләт ярдәме күрсәтелү турында килешү төзергә.
8. ИП яки КФХ сыйфатында теркәлеп, нотариаль тәртиптә расланган ОГРНИП (шәхси эшмәкәрлекнең төп дәүләт теркәү номеры) һәм ЕГРИП (шәхси эшмәкәрнең бердәм дәүләт реестры) күчерелмәләрен тәкъдим итәргә.
9.Исәп-хисап счетында бизнес-проекттан минимум 5% (3200 сум) булуы турында банк күчерелмәсен бирергә.
Субсидияне алганнан соң өч ай эчендә бизнес-планда каралган материаллар, җиһазларны сатып алырга һәм субсидияне максатчан куллануны раслаучы барлык документларны тәкъдим итәргә кирщк. Эшмәкәрлек эшчәнлегенең минималь вакыты –12 ай.
Белешмәләр өчен сораулар белән 7-37-22 телефоны аша эшмәкәрләр берлегенә мөрәҗәгать итәргә.