“Азнакай” нефть һәм газ эшкәртү оешмасына караган газ эшкәртү оешмасы семинарлар үткәрү залында, әлеге оешма җитәкчелеге карамагында янгынга каршы торучанлык буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәнең төп соравы булып янгын куркынычы янаган эш урыннарын барлау. Әлеге киңәшмәдә 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженерлары Зөһрә Әхмәтҗанова һәм Гөлназ Нигматуллина да катнаштылар. Оешма җитәкчесе урынбасары Азат Вәлиев киңәшмә барышында эш урыннарында булган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бик катгый башкарып чыгарга мәҗбүр итте. Башкарма инженер Ильнур Әхмәдулловта эш барышында төрле һәлакәтләрдән, янгын афәтләреннән саклану өчен төп мәсьәләләргә тукталып китте. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре нефтьчеләр алдында үз чыгышларын янгынга каршы торучанлыкны, булган бар кагыйдәләргә буйсынып эш урыннарын һәм үзләрен, һәм дә аерым игътибарга лаек булган беренчел янгын сүндерү өчен кул җиһазларын һәрвакытта әзер булырга тиеш икәнен ачыклап киттеләр.
24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса-хезмәте