Игътибар "су ташу"

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Каза күрүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты элекке мәктәп бинасында оештырылган. Күнекмә барышында авыл җирлеге башлыгы Ирина Бохарова андагы шартлар белән таныштырды.
Биредә кешеләрне кабул итәр өчен инде бар әйбер әзер: ял итү, ашау урыннары көйләнгән, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шунда ук кешеләрне коткару өчен көймәләр дә әзерләп куелган.

Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Су күтәрелеше дә даими контрольдә тотыла, халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планы эшләнгән.
Янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин үзенең чыгышында куркынычсызлык кагыйдәләренә тукталып үтте.
СУ БАСУ КУРКЫНЫЧЫ ЯНАГАНДА НИШЛӘРГӘ?
Су астында калган зонада торучыларга азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымны чормага, түбәгә күчерергә яки хәвефсез урынга чыгарып торырга кирәк.
Ташу башланган очракта халыкка мәгълүмат барлык төр ысуллар белән җиткереләчәк. Йортта өлкән яки йөри алмый торган кешеләр, кечкенә балалар булганочракта, аларны су басу зонасыннан чыгару юлын карагыз.
Мал-туарны куркынычсыз урынга күчерергә онытмагыз.
Ышанычлы йөзү җайланмасы, коткару жилетлары әзерләп кую яхшы. Су үтми торган пакетларга кием-салым, документларыгызны, гигиена чаралары һәм тәүлеклек азык-төлек паеклары әзерләп куегыз.
СУНЫҢ ТОРАК ЙОРТЛАРГА
ЯКЫНАЮ КУРКЫНЫЧЫ ТУСА НИШЛӘРГӘ?

Иң әһәмиятлесе: каушап калмаска! Хәлне объектив бәяләргә тырышыгыз: кулыгыздан килгәнчә, башкаларга да ярдәм итегез.

  • Электр үткәргечләрен челтәрдән өзәргә, газны сүндерергә, тәрәзәләрне капларга кирәк. Йортның югары катына яки түбәсенә менеп, 112 номеры буенча шалтыратыгыз.

Килеп туган хәл турында мобиль хәбәр итү мөмкинлеге булмаса, коткару сигналларын биреп (кычкырыгыз, биегрәк урынга менеп, күренә торган урынга тукыма элеп, ә төнлә яктырткыч белән хәбәр бирегез), кешеләрнең игътибарын җәлеп итегез.
Су басу зонасыннан җитди сәбәпләр булганда гына (зыян күрүчегә медицина ярдәме кирәк булса; өске катларны да су баса башласа ...) мөстәкыйль чыгарга мөмкин.
Әгәр су күтәрелгәндә өйдә булмасагыз, биеклеккә (агач һ.б.) менәргә тырышыгыз. Андый мөмкинлек булмаса, су өстендә калу өчен, бүрәнә, такта, агач ишекләргә, мичкәләргә һ.б. тотыныгыз.
Иминлегебез үз кулыбызда булуын онытмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International