1 апрельдән башлап «Азнакай» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогының эш тәртибе үзгәрәчәк.

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән башлап «Азнакай» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогының эш тәртибе үзгәрәчәк.

Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче халык игътибарына:

2019 елның 1 апреленнән «Азнакай» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогының паспорт өстәле хезмәте күрсәтү бүлегендә эш тәртибе үзгәрә.

Шушы датадан башлап Азнакайда һәм Актүбәдә күпкатлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә барлык теркәү исәбе белешмәләре алыр өчен Азнакай районының коммуналь-торак хуҗалыгы белгечләренә мәрәҗәгать итәргә кирәк  булачак.  Халыкка уңайлы булсын өчен хезмәтләр шул ук адрес буенча күрсәтеләчәк: Ленин урамы, 30нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International