Мөселман Сабан туена килегез

2012 елның 29 июне, җомга

1 июльдә 10.00 сәгатьтә Әсәй авылы мәйданында Татарстанда Коръән елына багышланган мөселман Сабантуе узачак.

Сезне республика артистлары катнашында концерт, ат чабышы, татар-башкорт көрәше, милли уеннар, учакта пешкән пылау көтә. Җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. Казанның Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс чыгыш ясаячак.

Сабантуй алдыннан милли йола – сөрән сугу – җиңүчеләр өчен бүләк җыю оештырыла. Бүләгегезне Азнакай шәһәренең Ак мәчетенә яки Зәңгәр мәчетенә дә китерә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International