«Халык контроле»нә мөрәҗәгать итегез

2012 елның 29 июне, җомга

ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан “Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында властька “сөйли” аласыз. Моның өчен порталда теркәлеп, категорияне сайлап алырга һәм мөрәҗәгатегезнең кыскача эчтәлеге белән төгәл адресны күрсәтергә (символлар 280нән артмасын), булса, проблеманы дәлилләүче фотоларны җибәрергә кирәк. Әгәр чын мәгънәсендә гражданлык җәмгыяте төзергә телибез икән, нәкъ менә “Халык контроле” аның нигезе булырга тиеш тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International