Ярдәм кулы сузыйк

2012 елның 2 июле, дүшәмбе

Түбән Сукаеш авылындагы фаҗига һәркемне тетрәндерде. Йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала анасы һәлак булды. Гаилә йорт-җирсез, кием-салым, акчасыз, җиһазсыз калды.

Азнакай муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм район халкын, мөмкинлектән чыгып,

Пармановлар гаиләсенә ярдәм кулы сузуларын һәм Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондына аларга атап акча күчерүләрен сорый.

Реквизитлар: 423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22

Расчет счеты №40703810423020000016

ОАО «Ак БАРС» Банк г.Казань

ИНН/КПП 1643011057/164301001

ОГРН 1091600002010

кор.счет 30101810000000000805

БИК 049205805

«Для семьи Пармановых»

Акчаны шулай ук Ленин урамы, 22 адресы буенча «Азнакай» фондының бухгалтериясенә дә китереп бирергә мөмкин. Шушы ук адрес буенча район Советының оештыру бүлегендә зыян күрүчеләргә кием-салым, көнкүрештә кирәкле әйберләр җыю да оештырыла.

Һава торышы эссе торган бу көннәрдә ут-күз чыгудан аеруча сак булырга, янгын кагыйдәләрен түгәл үтәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International