Бу елны районыбызда Чатыр Тау елы буларак билгеләп үтәбез. Табигатьнең хәзерге нәкъ менә язгы уяну чорында мәгърур тавыбызга аеруча игътибар кирәк. Кар әле бетеп кенә килә. Җир йокысыннан уяна гына. Көннәр дә салкынча. Нәкъ менә шушы чорда изге тавыбызга тынычлык кирәк тә. Кар суын сеңдереп бетермәгән җир юеш, ныклы түгел, аны таптап, җир суын авыз итәргә дә өлгермәгән үләннәргә, агачларга зыян салуыбыз бар. Озын кыштан соң әле бик мантымаган кош-корт, җанварлар да нәзберек, ныгып җитмәгәннәр. Табигатькә иминлек кирәк! Менә шуңа да Чатыр тауга менми торыйк, аңа ныгырга ирек бирик, җәмәгать! Алдагы 3 атнада ул хәл алсын. Янында учаклар якмыйк, чүпләмик, биредә ял итүдән сабыр итеп, тыелыйк. Моның өчен ул безгә рәхмәтле булыр, җәйләрен хозурында кинәнербез.