Көтеп алынган бүләк

2012 елның 13 июле, җомга

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өметышаныч арта, диләр. Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора.

Азнакай муниципаль районы бу җәһәттән эшләр көйле генә барган төбәкләрдән санала. Җитәкчелегебез дә бу өлкәгә игътибарны арттырганнан-арттыра бара. Икътисади үсешне тизләтү, халыкның матди һәм мәдәни тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ныклы нигез салына.

Шәһәребездә ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары һәм социаль объектлар файдалануга тапшырыла.

Шәйхетдинов микрорайонында дә күптән көтелгән, куанычлы вакыйга булды – мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше башланды.

Эшчеләр җир эшенә керешкән дә инде. Барлык эшләрне башкару өчен ТР Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан 270 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Муниципаль район башкарма комитеты житәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.Ханнанов әйтүенчә, монда 350 укучы балага исәпләнгән мәктәп һәм 140 бала сыйдырышлы балалар бакчасы сафка басачак. Проект буенча әлеге биналарның һәрберсендә бассейн булдыру каралган. Эшләрне “ Актүбә ТМИ”се алып бара.

– Аеруча кышкы суыкларда балаларны йөртү авырга төшә. Мәктәп белән балалар бакчасы төзелүен ишетүгә бик шатландык, – ди монда яшәүче Айгөл.

Изге сәгатьтә, хәерле нияттә, диләр халыкта. Төзелеш эшләре вакытында тәмамланып, киләчәктә монда матур биналар калкып чыгып, якын-тирәдәге укучы балаларны, кечкенә сабыйларны шатландырыр дигән нияттә калыйк.

Таңсылу САНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International