Районда узган “Агач утырту көне” акциясендә 1000нән артык кеше катнашты.
Барлыгы 200000 үсенте сатып алынган: чыршы, нарат һәм ылыслы башка төр агачлар, чөнки алар яхшырак үсеп китәләр һәм корылыкка чыдамрак.
Эш дүрт урында кайнады: ике төркем Сабантуй мәйданы кырында һәм Татшуган, Мәсгут авылларында “планета үпкәләре”н торгыздылар.
Сабантуй җире 2010 елгы корылыктан соң шәрәләнеп калган иде. Монда 36 га мәйданда тракторлар ярдәмендә эш башкарылды, хәтта кыр кухнясы да оештырылды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев ярдәмендә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге Мәсгут авылы янында “Туган җир экологиясе” проектын гамәлгә ашырды. Биредә авыл халкы, якын-тирә авыллар һәм шәһәребез мәктәпләре укучылары көче белән 20 мең төп агач утыртылды. Мәсгут уңганнары аларны бик тәмле пылау белән сыйладылар.
Татшуганлылар да акциядә зур активлык күрсәттеләр, бөтен авыллары белән бер көн эчендә 3000 төп агач утырттылар.
Шимбә өмәсендә районыбыз территориясе 10000нән артык үсенте белән тулыланды. Урман – ул киләчәк буыннарга бай мирас һәм аны арттыру һәрберебезнең кулыннан килә.