Аукционны оештыручы: "Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе (урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты ур., 22 йорт, телефон 8-85592-77529, электрон почта: mup.mpp@yandex.ru, элемтә өчен җаваплы зат – Мортазина Әлфия Әнвәр кызы) 2019 елның 30 апрелендәге 127 -оп номерлы директор боерыгы нигезендә хуҗалык карамагында булган муниципаль милекне арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион үткәрү турында хәбәр итә. Аукцион 04 июнь 10.00 сәг. түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты ур., 22 йорт.
Лот №1. Торак булмаган бүлмә. Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 17 йорт. Мунча - кер юу бинасы. Торак булмаган бүлмә, мәйданы 23,8 кв. м., бинаның беренче катында урнашкан. Керү юллары - асфальт түшәлгән юл. Гомуми характеристика: объект бер типтагы конструктив элементлардан эшләнгән. Төзелеш елы-1982. Гомуми мәйданы-1419,60 кв. м. Күләме - 6133 куб. м. Бина – 2 катлы. Капитальлек классы -1. Бинаның фактик яше-37 яшь. Төп конструктив элементлар характеристикасы: фундамент – җыелма тимер-бетон блоклар; диварлар һәм бүлгеләр – кирпеч; түшәмә – тимер-бетон плитәләре; түбә-профнастил; идән-бетон, линолеум, плитка; уем -пластик тәрәзәләр, филенчәле ишекләр; бизәү эшләре - юеш штукатурка, буяу, плитка, МДФ панельләр (эчке), сайдинг белән тышлау (тышкы); инженерлык белән тәэмин итү - үзәкләштерелгән җылылык, суүткәргеч, үзәк канализация, кайнар су белән тәэмин итү, электроосвещение, телефон, җилләтү, лифтлар.
Еллык аренда түләвенең башлангыч суммасы -249900,00 сум. Задаток (алдан түләнеп куела торган акча) – 24990,00 сум. Аукцион адымы -12495,00 сум. Аукцион адымын киметү күләме – 1249,50 сум. Аренда срогы: 11 ай.
Аукцион документларын бирү тәртибе: аукцион документлары теләсә кайсы кызыксынган затның язмача бирелгән гаризасы (запросы) нигезендә бирелергә мөмкин, шул исәптән электрон документ формасында, тиешле гариза алган көннән алып ике эш көне эчендә. Гаризалар бирү урыны һәм вакыты һәм аукцион документларын бирү урыны: 2019 елның 07 маеннан 28 маенның 09.00 сәг.кадәр Азнакай ш., Лениногорск тракты, 22 йорт «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе, эш көннәрендә 7.00 сәг.тән 16.00 сәгатькә кадәр; бәйрәм алды көннәрендә - 15.00 сәг.кадәр (төшке аш 11.00 дән 12.00 сәг.кадәр), телефон 8-85592-77529. Аукцион документлары түләү алмыйча 2019 елның 06 маеннан 04 июнь 10 сәг.кадәр бирелә . Аукционны оештыручы аукционда катнашу өчен гаризалар бирү вакыты тәмамланырга биш көннән дә соңга калмыйча аукцион үткәрүдән баш тартырга хокуклы. Аукцион уздырудан баш тарту турында белдерү Карар кабул ителгән көннән бер көн эчендә торгларның рәсми сайтында www.torgi.gov.ru урнаштырыла. Күрсәтелгән карар кабул ителгәннән соң ике эш көне эчендә аукцион оештыручы барлык мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле хәбәрләр җибәрә.