«Җәяүлеләр әлифбасы» дигән квест-уен

2019 елның 17 мае, җомга

16 май көнне МБУ «Мәдәни үзәк» хезмәткәрләре Гаилә паркында Азнакай шәһәренең ГАИ һәм №18нче «Улыбка» балалар бакчасы белән берлектә,  балалар өчен «Җәяүлеләр әлифбасы» дигән квест-уен үткәрделәр. Программа шактый бай булды.

Балалар светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ныклы белемнәр алдылар, күрсәтмә һәм тыючы юл билгеләре белән таныштылар. Яшь жәяулеләр очен урамда үз-үзеңне тоту культурасын арттырырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәрвакыт үтәргә дигән тәлапләр куелды. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International