Азнакайда сабанчылар конкурсында җиңүчеләргә бүләкләрне Әхмәтов Марат Готыф улы тапшырды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Быелгы сабанчылар ярышында төрле хуҗалыклардан 21 механизатор осталыкта көч сынашты. Каплатып сөрүдә беренче урынны – “Азнакай” агрофирмасыннан Алмаз Шәехов, икенче урынны – “Корбанов И.В”  КФХнан – Наил Әхмәтгалиев, өченче урынны – политехник техникумнан Салават Харисов яулады. Каплатмыйча сөрүдә беренчелекне “Азнакай” агрофирмасыннан Рафаэль Аптикаев, икенче урынны шул ук хуҗалыктан Зиннур Кәримов һәм өченче урынны “Марс” җәмгыятенән Радик Шәймиев алды.

Шулай ук өлкән һәм иң яшь механизаторларны да, юбилярларны да хөрмәтләргә онытмадылар.

Районның сәнгать осталары үзләренең җыр-моңнары, ә спорт идарәсе кызыклы уеннары белән ярышка чын бәйрәм төсмерен өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International