Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» республика конкурсын үткәрү турында» 22.04.2019 ел 325 нче карары нигезендә, иҗтимагый танылу тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм аларны бүләкләү максатынннан, беренче тапкыр «Ел инженеры» Республика конкурсы (алга таба - Конкурс) старт ала. Конкурс өч категория һәм 12 номинация буенча (конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән) ике этапта үткәрелә, аларның соңгысы конкурс эшләрен яклау белән турыдан-туры күчмә семинар рәвешендә булачак.
Конкурсның Нигезләмәсе һәм кирәкле барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган www.mpt.tatarstan.ru.
Предприятие һәм оешмаларның иң яхшы инженерларын конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурсның Нигезләмәсе нигезендә һәр номинация һәм категориядә оешмадан катнашучы саны 3 тән артмаска тиеш.
Конкурста катнашу өчен документларның оригиналлары, Конкурс нигезләмәсе нигезендә, 2019 елның 10 июленә кадәр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Казан шәһәре, Островский ур., 4 адресы буенча канцеляриягә электрон почта күчермәләрен тапшырырга кирәк Regina.Ahmetova@tatar.ru, smpotatarstan@gmail.com.
Конкурста катнашу өчен оештыру взнослары алынмый. Катнашучыларны семинар үткәрү урынына илтүне оешма үз өстенә ала. Сораулар буенча 8-905-314-00-17(Владлена) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.