24 майда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган IX республика пенсионерларының «Өченче буын» Спартакиадасы тәмамланды. Чара Казан шәһәренең «КАИ Олимп» спорт комплексында һәм «бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында узды. Спартакиаданы оештыручылар - «Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар берлеге» һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы.
Спартакиаданы ачу тантанасында катнашучыларны Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Вафин Эдуард Яфас улы, «Россия Пенсионерлар берлеге» нең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина сәламләде. Финалда республика пенсионерларының 45 командасы катнашты. Катнашучылар алты спорт дисциплинасында ярыштылар: җиңел атлетика, йөзү, пуля белән ату, өстәл теннисы, дартс, катнаш эстафета.
Татарстан Республикасының 14 шәһәре арасында катнаш эстафетада безнең район командасы-Фәрхетдинов Ф. К., Яруллина С. Г., Шарапов И. Ф., Халиков Н. Н., Исламова М. А., Мортазина Ф. Г., Зәйнуллина Ф. Т., Рәхимова А. Б., Шакирова Ф. Х. 1 нче урынны алды.
ТР шәһәрләре арасында пуля белән ату буенча ярышларда Фәрхетдинов Фәрит Карип улы 2 нче урынны алды. Дартс буенча ярышларда Яруллина Светлана Габденур кызы 3 нче, ядрә белән ату буенча 4 нче урынны алды.
Безнең команда гомумкоманда беренчелегендә 5 нче урынны алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.