Балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Җәйге каникуллар башлану чорында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге һәм Азнакай районының гигиена һәм эпидемиология үзәге бүлегендә 2019 елның 5 июненнән 19 июненә кадәрге чорда балаларга ял итү хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, шулай ук эшчәнлекнең бу төренә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирәчәк.

Халыктан шалтыратулар 9-30-83, 7-14-80 һәм 9-34-40 телефонныры буенча кабул ителәчәк: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00; җомга: 8.00-16.00, тәнәфес 12.00-13.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International