Сабантуй - 2019

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

9 июндә

Азнакай Сабантуй мәйданында

татар халкының милли бәйрәме-

Сабантуй уздырыла

 

 

09.00 сәг.

 “Халыклар дуслыгы урамы”, “Кул эшләре остаханәсе”, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган тарихи күренешләр мәйданчыгындагы күргәзмәләр белән танышу.

 

10.00 сәг.

Театрльәштерелгән тамаша.

Сабантуйны тантаналы ачу.

 

11.00 сәг.

- йөгерү;

- колга башына менү;

- капчык киеп йөгерү;

- көянтә-чиләк белән йөгерү;

-йомыркалы кашык кабып  йөгерү;

- зур ботинкалар киеп  йөгерү;

- өч аякта парлап йөгерү;

- авыш колгага менү;

- чүлмәк вату;

- ашлык салынган капчыклар  ташу;

- балык тоту;

- катыктан акча эзләү;

- бүрәнә кисү;

- төпсез капчык;

- боҗра белән каз тоту;

- өреп кабартылган чаңгыларда  шуу;

- Сумо  көрәш;

- капчык сугышы;

- татар милли көрәше;

- гер күтәрү;

- кул көрәше.

 

11.00-15.00 сәг.

Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, Казан бию ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында күңелле концерт.

 

11.00-14.00 сәг.

Балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар, кон церт.

 

12.00 сәг. – ат ярышлары.

 

18.00 сәг.

Сезне Ишкәев исемендәге ял паркында Татар эстрадасының якты йолдызы Мөнир Рахмаев, Татарстаннын атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова, районыбыз сәнгать осталары катнашында кичке күңел ачу программасы һәм профессиональ диджей катнашында дискотекага көтеп калабыз.

 

5 – 6 июньдә 17 сәг.

«Сөрән сугу» - Сабантуйга бүләкләр җыю.

 

 

Сабантуйга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International