Мәгълүмати хәбәр

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

«Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе  2019 елның 04 июнендә  Татарстан Республикасы, Азнакай ш., Лениногорск тракты, 22 йортта хуҗалык карамагында булган муниципаль милекне арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион  нәтиҗәләре хәбәр итә.

Лот №1. Торак булмаган бүлмә. Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 17 йорт. Мунча - кер юу бинасы. Торак булмаган бүлмә, мәйданы 23,8 кв. м., бинаның беренче катында урнашкан. Керү юллары - асфальт  түшәлгән юл. Гомуми характеристика: объект  бер типтагы конструктив элементлардан эшләнгән. Төзелеш елы-1982. Гомуми мәйданы-1419,60 кв. м. Күләме - 6133 куб. м. Бина – 2 катлы. Капитальлек классы -1. Бинаның фактик яше-37 яшь. Төп конструктив элементлар характеристикасы: фундамент – җыелма тимер-бетон блоклар; диварлар һәм бүлгеләр – кирпеч; түшәмә – тимер-бетон плитәләре; түбә-профнастил; идән-бетон, линолеум, плитка; уем -пластик тәрәзәләр, филенчәле  ишекләр; бизәү эшләре -  юеш штукатурка, буяу, плитка, МДФ панельләр (эчке), сайдинг белән тышлау (тышкы); инженерлык белән тәэмин итү - үзәкләштерелгән җылылык, суүткәргеч, үзәк канализация, кайнар су белән тәэмин итү, электроосвещение, телефон, җилләтү, лифтлар.

Еллык аренда түләвенең башлангыч суммасы -249900,00 сум.  Аренда срогы: 11 ай.  Гаризалар булмады. Аукцион утмәгән  дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International