Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия кредит оешмаларына һәм “ДОМ” АҖ федераль бюджеттан РФнең балалы гражданнарына бирелгән (алынган) торак (ипотека) кредитлары (заемнар) буенча алынмаган керемнәрне каплауга субсидияләр бирү программасы гамәлгә ашырыла.
2012-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен тормышка ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Координация советы утырышы йомгаклары буенча 2017 елның 28 ноябрендә карар кабул ителде. Шул исәптән 2018 елның 1 гыйнварыннан ике яки өч балалы гаиләләргә ипотека (торак) кредитлары (займнар) буенча Россия кредит оешмалары һәм “ДОМ” акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелгән процент ставкасын субсидияләүгә юнәлдерелгән кирәкле норматив хокукый актлар эшләү турында. Субсидия беренчел базарда торак сатып алу шарты һәм икенче бала туган гаиләләр өчен мондый субсидия бирү вакыты өч ел тәшкил иткән очракта гына гамәлгә ашырылачак. Бу хакта тулырак:http://mtsz.tatarstan.ru