Сайлаучылар игътибарына!

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 24 июленнән Азнакай районы территориясендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашу урыны буенча тавыш бирү өчен сайлаучылардан гаризалар кабул итү пунктлары үз эшен башлаячак. 

Димәк, теләсә кайсы сайлаучы, ул кайда гына булмасын, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Беренче чиратта бу бер урында теркәлгән, икенче урында яшәүче кешеләргә кирәк. Моның өчен сайлаучы, алдан ук, урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә ала.

Моны эшләргә була:

  • шәхсән 24 июльдән 04 сентябрьгә кадәр-территориаль сайлау комиссияләре биналарында, КФҮ яки онлайн аша (дәүләт хезмәтләре Порталы аша);
  • 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә мөмкин;
  • 04 сентябрьден 07 сентябрьге кадер сайлаучының яшеу урыны буенча теркеу узган сайлау участогында гына махсус гариза оформить итерге момкин.

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашу урыны буенча сайлаучыларны сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаларны Татарстан Республикасында КФҮ ДБУнең Азнакай филиалы түбәндәге адрес буенча кабул итә: Азнакай ш.м. Солтангалиев ур., 24. эш графигы буенча: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә 8-18 сәгатьтә, сишәмбе 8-20 сәгатьтә, җомга 7-17 сәгатьтә.  Гаризалар 2019 елның 24 июленнән 2019 елның 4 сентябренә кадәр кабул ителә.

Гариза бирүчеләр-тавыш бирү көненә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары (2001 елның 8 сентябрендә туган һәм элегрәк Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән дата.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International