19 июль көнне Тарсус паркында «Азнакай шәһәренең мәдәни мохите» проекты кысаларында "Керпе малае дуслар эзли"дип исемләнгән балалар спектакле күрсәтелде. "Мәдәни үзәк" муниципаль бюджет учреждениесенең иҗади төркеме, өзек күрсәткәннән соң, милли хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Яшь тамашачылар бик теләп катнаштылар һәм узган чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.