2019 елның 25 июлендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр район Советының зур залында (Ленин урамы, 22 нче йорт адресы буенча) "Эшмәкәрләрне кабул итү көне" узачак.
Сезне 7-37-22 телефоны буенча кабул итүгә алдан язылуыгызны сорыйбыз.
Оператив һәм квалификацияле җавап әзерләү өчен сез сорауларыгызны алдан электрон почтага җибәрә аласыз: aznotr@mail.ru
Мондый кабул итүләр ай саен, айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Сораулар даирәсе чикләнмәгән.