25 июльдә районыбызда “Бердәм Россия” көне” үтте. Аның кыса¬ларында уздырылган чараларда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика мини стрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

2019 елның 26 июле, җомга

“Сәламәт киләчәк” федераль партия проек­ты кысаларында район үзәк сырхауханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев җитәкчелегендә республика клиник сырхауханәсенең тар белгеч табиблары диспансер учетында торган, хроник һәм җитди авырулы, үзәк сырхауханә табибларының даими күзәтүе астында булган, җитди диагнозлы паци­ентларны кабул итү үткәрделәр.

Бер үк вакытта балалар поликлиникасында да республика балалар клиник сырхауханәсе белгечләре шундый кабул итүләр алып бар­ды. Шул тирә авылларда яшәүче халык Ты­мытыкта маммографик, Әсәйдә флюорогра­фик тикшерүләр үтте.

“Бердәм Россия” партиясенең “Яңа мәктәп” проекты кысаларында кунаклар шәһәребезнең “Парус” спорт-туристик база­сында ял итүче укучылар һәм тәрбиячеләр белән очраштылар. Биредә сәламәтләндерү кампаниясен оештыру буенча иң яхшы пра­ктикалар тәкъдир ителде.

“Парус”та ел саен ике сменада район мәктәпләреннән спорт һәм туризм белән шөгыльләнүче 20 бала ял итә. Узган ел биредә “Родина” республика палаткалы лаге­ре да ачылды. Анда ике сменада якын-тирә районнардан 100 бала хәрби әзерлек буенча осталыкларын ныгыттылар. Быел да шул ук санда балалар ял итәчәк.

Кунаклар яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә лагерь эшчәнлегеннән канәгать калдылар.

“Бердәм Россия” көне”ндә “Гражданлык сәгате” республика акциясе кысаларында шәһәребезнең политехника техникумында “Сәяси көрәш” яшьләр ток-шоуының ярымфи­налы узды.

Азнакай яшьләренең сәяси әзерлеген һәм белемен Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә ТР премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев, “Яшь Гвардия” оешмасының Та­тарстан бүлекчәсе җитәкчесе Динар Бариев та бәяләделәр. Бу көнне биредә ундүрт яше тулган 10 укучыга тантаналы шартларда па­спортлар да тапшырылды.

Җәмгыятьнең төп нигезен ныклы гаиләләр тәшкил итә. Җирлегебездә “Бердәм Рос­сия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә гаилә традицияләрен, буыннар арасында бәйләнешне саклау, никахлар­ны ныгыту, гаиләнең ролен күтәрү буенча күләмле эшләр башкарыла.

“Бердәм Россия” партиясе көне”ндә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Мәүҗидә һәм Илдар Вәлиевләр, Сәрия һәм Фәндәс Зариповлар, Лидия һәм Владимир Кротовлар, шулай ук әле быел гына чәчләрен-чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.

– Бер-береңне санлап-аңлап, юл куеп яшәсәң генә, алтын туйга җитеп була, – диләр тормышның шатлыгын да, кайгысын да 50 ел бергә кичергән Зариповлар.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юби­лярларга һәм яшь парларга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшыр­дылар.

Кызганычка каршы, җәмгыятебездә аерылышуларның артуы борчу тудыра. ”Заманча шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре” дигән түгәрәк өстәл артында тату гаилә һәм уртак тормышны саклап калу серләре хакында сөйләшенде.

Бу көнне Казан шәһәреннән “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм районыбыз мәгариф учреждениеләре психологлары гаилә мөнәсәбәтләре буенча яшь парларга консультация дә бирделәр.

ТР Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Таһир Һадиев “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай һәм Актүбә җирле бүлекчәләрендә ха­лыкны кабул иттеләр. Бер генә гозер-үтенеч тә алар игътибарыннан читтә кал­мады.

“Белемле кулланучы мәктәбе” проекты координаторлары торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә закондагы үзгәрешләр һәм сорауларга ачыклык кертү йөзеннән территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, йортлар буенча җаваплы затлар, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма­лар вәкилләре өчен хокукый ярдәм оештырдылар. Очрашуда ТР Торак-комму­наль хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый күзәтү төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов катнашты.

“Сәламәтлек марафоны”, “Чикләрсез спорт” һәм “Озын гомер” партия про­екты кысаларында “Юбилейный” стадионында – футбол, ачык бассейн мәйданчыгында – пляж волейболы ярышлары, Актүбә стадионында – “Яшел фитнес” акциясе, “Чатыр Тау Арена”да өлкәннәр өчен спорт чарасы узды. Шәһәребездә спорт белән шөгыльләнү өчен елдан-ел мөмкинлекләр арта. Быел нефтьчеләр ярдәмендә теннис корты да төзеләчәк.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунаклар “Юбилей­ный” стадионында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган кече Са­бантуйны тамаша кылдылар. Ул районыбызда сигезенче елын үткәрелә. Фәрит Мөхәммәтшин һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, мөмкинлекләре чикле бала­ларга бүләкләр тапшырдылар.

Иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләре белән чараны ямьләде. Ста­дион мәйданының төрле почмакларында спорт ярышлары гөрләде. Балалар өчен аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм ботка белән сыйлады.

Язмыш салган сынауларга бирешмичә, спортта, сәнгатьтә югары уңышка ирешүчеләр, район тормышында актив катнашучылар һәм юбилярлар да, гадәттәгечә, бүләкләрдән читтә калмадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук биредә былтыр нефтьчеләр көче белән европа технологиясе буенча реконструкцияләнгән ачык бассейнны да ка­рады. Бирегә су коенырга күрше-тирә шәһәрләрдән, республикалардан киләләр.

– Мондый бассейн Казанда да юк, – диде ул. –Азнакайда эшләүнең яңа формаларын табалар, бик матур итеп яшисез. Күпме яңа биналар төзегәнсез. Халыкка яшәргә мөмкинлекләр тудырасыз. Азнакай күзгә күренеп матурлана. Азнакайлылар үз хезмәтләре белән безне шатлан­дыралар, төрле өлкәләрдә республика үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Хезмәтегез дә күзгә күренә, ял итә дә, ял иттерә дә беләсез, булдырасыз. Шатланып, бердәм булып яшәргә язсын!

“Бердәм Россия” көне”н Мәдәният йортында район активы белән очра­шу йомгаклады. Партия проекты төбәк координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова мәйданчыклардагы эшкә нәтиҗә ясады. Муни­ципаль район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин үз чыгышында җирлегебездә республика социаль программалары һәм партия проектлары нигезендә бик күп эшләр башкарылуын билгеләп узды һәм аларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

– Бүген партия проекты кысаларында районыбызга бик күп белгечләр килде. Алар авылларда да халыкны кабул итәләр, консультацияләр узды­ралар. Мондый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны бирәләр. Без дә кунакларга эшләгән эшләребезне күрсәттек, проблема­ларыбыз хакында да сөйләштек. Республика, нефтьчеләребез ярдәмендә аларны хәл итү өстендә эшләрбез, – диде Марсель Шәйдуллин.

“Бердәм Россия” көне” проекты Татарстанда 2004 елдан гамәлгә ашыры­ла. Аның максаты – республика районнары халкына медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның халык алдында хисап тотуы.

– Милли проектлар кысаларында республикада бу кадәр социаль про­граммаларны тормышка ашырган чорны хәтерләмим. Бүген безнең партия активы Азнакай районы халкы белән очрашып, аларны борчыган сорау­ларны, хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклады. Нефть төбәкләрендә оптими­зация белән бәйле проблемалар бар, урында хәл итә торган мәсьәләләр дә күтәрелә. Тулаем алганда, халык ил һәм республика җитәкчелегенең инициативаларын, проектларын яклый, аларда катнашырга кирәген аңлый. Менә шулай халкың белән бер телдә сөйләшеп, аңлашып яшәсәң, милли проектларны тормышка ашыруда мөмкинлек арта, яшәргә, хезмәт итәргә яңа шартлар туа, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International