2019 елның 25 июлендә МБУ «Мәдәни үзәк»нең иҗат төркеме «Минем йортым - Минем шәһәрем»дип исемләнгән ишегалды бәйрәме үткәрделәр. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Таһир Галимҗан улы Һадиев, Азнакай шәһәр Советы депутаты Наил Альберт улы Вәлиев, Азнакай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Инсаф улы Солтанов һәм 28 квартал идарәче компания директоры Алинә Илдар кызы Солтанова ишегалды халкын җылы котлады. Бәйрәмдә Ф.М. Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Ихлас» фольклор ансамбле һәм шәһәребезнең яшь артистлары концерт программасы белән бизәделәр. Шулай ук йортларда яшәүчеләр өчен үзләренең җырларын Булат Нигъмәтуллин һәм Дилә Нигъмәтуллина бүләк иттеләр. Концерт номерлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады!