Бөер синдромы булган гемморагик бизгәк – вак кан тамырлары, бөер, үпкә һәм кешенең башка органнарын зарарлый торган йогышлы авыру.
Вирус кайбер имезүче хайваннарда һәм кеше организмында үрчи; табигатьтә урман кимерүчерәре организмында саклана һәм тышкы мөхиткә аларның сидек һәм тизәкләре белән бүленеп чыга. Табигатьтә тычкан чыгыныгы булып кечкенә кимерүчеләр (җирәнбаш, кыр тычканы, соры тычкан һәм башкалар) тора.
Кеше һава-тузан юлы белән заралана. Кайчагында тапшыру факторлары булып азык-төлек продуктлары, шулай ук кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган куллар булырга мөмкин. Тычкан бизгәге белән авыручыларның яртысынан күбрәге ял итү, җиләк-җимеш, гөмбә җыю максатыннан урманга барганда зарарланалар.
Төн куну яки көндезге ял итү урыннырын сайлаганда куе куаклар һәм үлән, иске эчерек агач төпләре, чүпләнгән урман участоклары булмаса хәрлерәк.
Табигатьтә ял итү өчен урман кырыен яки аланны сайларга кирәк. Кимеручеләрнең бүлендекләре белән зарарланган туфрак, үлән белән турыдан-туры бәйләнеш булмасын өчен җиргә җиңел юрганнар җәеп куярга кирәк.
Ризык кабул итәр алдыннан кулларны сабын белән юалар.
Палаткаларда төн кунганда барлык тишекләрне яхшылап каплпрга кирәк, чөнки алар аша кимерүчеләр керергә мөмкин.
Урман янында урнашкан печән, салам эскертләрендә кунарга ярамый, чөнки алар еш кына кимерүчеләрнең бүлендекләре белән зарарлана.
Авыру кинәт башлан - көчсезлек, тән калтырану, баш авырту, күңел болгану, косу, танау тыгылу, коры ютәл барлыкка килә, тамак кызару һәм кисәккүзләрнең күрүе начарлана, эч һәм бил авырту, кайчагында тиредә тимгелләр барлыкка килә. Мондый симптомнар киле чыккан очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать кирәк.
Профилактика максаты белән сезгә түбәндәге кагыйдәләрне белергә кирәк:
• Шәхси гигиена кагыйдәләрен сакагыз: ризык кабул итәр алдыннан кулларны сабын белән юыгыз;
* Табигатьтә булганда кимерүчеләргә ачык рәвештә азык-төлек продуктларын калдырмагыз;
* Азык төлек запасларын тыгызябылган савытты сакларга кирәк;
• кимерүчеләр продуктларны бозган очракта ашамлыкларны юк итәргә яки термик эшкәртүдән соң гына кулланырга кирәк;
• Юылмаган килеш урман һәм кыр җиләкләрен кулланмаска;
• Ачык су чыганакларыннан кайнатылмаган суны эчмәскә;
• урын-җир кирәк-яракларын, кием-салым, шәхси әйберләрне кояшта киптерергә. Территориянең чүпләмәгез һәм анда чүп үләннәре үсеп чыгыуна юл куймагыз.
Торак биналарда, корылмаларда һәм бакча кишәрлекләрендәкимерүчеләргә каршы көрәш (дератизаөия) буенча системалы чаралар үткәрү, аларны куллану буенча күрсәтмәләр нигезендә халык тарафыннан куллану рөхсәт ителгән чараларны кулланып, шулай ук шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, аеруча нәтиүәле ысул булып тора.
Бакчачылык, яшелчәчелек, дача участокларында кимерүчеләрне юк итүне язын һәм көзен (дача сезоны башланыр алдыннан һәм тәмамланганнан соң) үткәрергә кирәк, кирәк булганда кабат эшкәртергә.
Кимерүчеләрне юк итү мәсьәләләре буенча махсус оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Профилактика кагыйдәләре турында онытмагыз, шул вакытта гына табигать кочагында ял итү һәм эшләү сезгә бары тик файда гына китерәчәк!