Азнакай муниципаль районы уракка быел да беренчеләрдән булып кереште, кырларда җәйрәп үскән игенкәйләрдән бүгенге көндә мул уңыш җыйнап алына. Күптәннән килгән матур гадәт буенча, шимбә, 3 август көнне, 9.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында 2019 ел уңышының беренче олауларын элеваторга озату тантанасы үткәреләчәк. Барлык азнакайлыларны игенчеләребез хезмәтенә хөрмәт күрсәтеп, тантанада катнашырга чакырабыз!