“Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” проекты да 2020-2024 елларда Татарстанда барлык шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә күп фатирлы йортларның ишек алларын ремонтлауны күздә тота. Ул гамәлгә ашырыла башлагач, тирә-юнебез тагын да ямьләнеп, матурланып китәчәк, яшәү өчен уңайлыклар артачак. Бу эшләрдә, иң беренче чиратта, кешеләрнең фикер-тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Алар “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә системага салынып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына территорияләрне төзекләндерү буенча проектлар ясауга тапшырылачак.
Шәһәребездә һәм Актүбә бистәсендә район җитәкчеләре халыкның фикер-тәкъдимнәрен ишетү һәм барлау нисбәтеннән очрашулар үткәрә башлады инде. “Безнең ишегалды” милли проекты буенча биш ел дәвамында районда 17 ишек алдында төзекләндерү, юлларны, тротуарларны ремонтлау, балаларга уен, спорт мәйданчыклары урнаштыру һәм яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып, башка уңайлыклар тудыру күздә тотыла.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтүгә алды һәм моңа да халыкны җәлеп итте. Муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара, объектларга чыгулар оештырыла. Эшләр вакытында, сыйфатлы итеп башкарыламы – бу хакта объектлардан фотосурәтләрне Фотоконтроль акциясен оештыручыларга np.photomat@yandex.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына куелачак һәм һәркем аның белән таныша, һәр муниципаль райондагы милли проектлар