Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында булды.

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген безнең районда эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Ул үзенең Азнакайга визитын авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында иген басуларын караудан башлады.

Аннары Банки Сукаеш авылы каршында булачак терлекчелек комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

Хәзерге вакытта терлекчелекне үстерүнең яңа концепциясе нигезендә эшләүче Агрокөч комплексы, яңа технологияләр кулланып, 2400 баш терлеккә исәпләнгән. Биредә нәселле сыерлар асрап, тәүлеклек уртача савымны 50 тоннага җиткерү күздә тотыла. Сукаеш авыл җирлеге территориясендә җитештерү комплексы төзелеше шулай ук районда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International