Муниципаль заказчы исеме: "Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе.
Урыны һәм заказ бирүченең почта адресы: 423330, ТР, Азнакай ш., Ленин ур., 23 йорт.
Электрон почта адресы: azn-uo@rambler.ru.
Тел./факс 8 (85592) 7-50-63.
Сайлап алу предметы: юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне, физик затларны укучыларны бушлай йөртү белән бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр алу хокукына сайлап алу.
Документлар бирү вакыты, урыны һәм тәртибе: документлар эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) 2019 елның 15 августыннан 22 августына кадәр бирелә.
Документлар тапшыру урыны: 423330, ТР, Азнакай ш., Ленин ур., 23 йорт, 28 нче кабинет. Элемтә өчен: Гәрәева Резедә Нур кызы.
Карау урыны, датасы һәм вакыты: Азнакай ш., Ленин ур., 23 йорт, актлар залы, 2019 елның 22 августында 10.00 сәгатьтә.