Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан бәйрәме белән котлады

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Ихлас йөрәктән сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә-юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр, хәйрия эшенә үз өлешләрен кертер дип ышанам. Күңелләрегездәге барлык якты уйлар һәм хыяллар тормышка ашсын. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим. Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International