Гөмбә җыю һәм әзерләү тәртибе.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Яздан алып көзгә кадәр тыныч ау чоры, гөмбә җыю һәм кышка әзерли торган вакыт. Ел саен Россия Федерациясендә гөмбәләр белән агуланудан зыян күргән 1 меңгә якын кеше теркәлә, 30га якын очрак үлем белән тәмамлана.

Татарстан Республикасында 2019 елның 5 августына гөмбә белән агулануның 8 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында 2 очрак, 2018 елның шул ук чорында 14 очрак теркәлгән, шулардан 1 бала. Күпчелек очраклар үзләре җыйган яки санкцияләнмәгән сәүдә урыннарынан сатып алып кыздырылган гөмбәләрне ашауга бәйле. Агымдагы елда бу сан кимеде. Монда халык арасында агарту эшенең мөһим ролен, гражданнарның гөмбәләрне сайлау, аларны саклау һәм әзерләү шартлары буенча киңәшләрдән  киңәшләрдән дөрес файдалана белүләрен билгеләп үтәргә кирәк.

Гөмбәләр белән агулануны аеруча сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар авыр кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбәләр белән тукландырырга киңәш ителми.

Җәйнең икенче яртысында һәм көзен, гөмбә сезонында балалар арасында гөмбәләр белән агулану очраклары ешая. Гадәттә, бу сәфәр вакытында килеп чыга, чөнки өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында алар авызыларына чи гөмбә кабалар.

Тик гөмбә сезонында балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, саклык чараларын үтәү мөһим.

 

Ни өчен без агуланабыз?

Гөмбәләр авыр эшкәртелә торган продукт булып тора, аларда гөмбә клетчаткасы — хитин күп, ул эшкәртелми кала, һәм дә эшкәртелә торган матдәләргә аш кайнату сокларының керүен дә кыенлаштыра. Шуңа күрә гөмбәләрдән ясалган ризык аш кайнату тракты авыруларыннан интекмәгән сәламәт кешеләргә генә тәкъдим ителә.

 

Балалар артыннан күзәтегез!

Бала чи гөмбәне ашарга мөмкин булган хәлләрне кисәтү мөһим. Моның өчен алдан ук, җәяү йөрер алдыннан, бала йөриячәк урынны карарга кирәк. Шулай ук балалар ясле, бакчалар, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр территориясен карарга кирәк.

Моннан тыш, урамда йөргәндә, бигрәк тә паркларда, скверларда, балалар мәйданчыкларында һәм урманда балаларны игътибар белән күзәтергә кирәк.

 

Гөмбәче кагыйдәләре:

Гөмбәләр белән агулануны кисәтү өчен, саклык чараларын үтәү мөһим:

• Гөмбәне юллардан, магистральләрдан, читтәрәк урыннарда, экологик яктан чиста районнарда җыегыз.

• Гөмбәләрне "үрелгән” кәрҗиннәргә җыегыз — алар анда озаграк сакланачак.

• Гөмбәнең яхшы таныш төрен генә җыегыз.

• Гөмбөнең эшләпәсен генә түгел, ә сабы белән кисеп җыярга киңәш ителә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).

• Өйгә алып кайткан гөмбәләрне шул ук көнне сайларга, төрләре буенча сортларга аерырга һәм яңадан карарга кирәк. Барлык черегән гөмбәләрне, пластинкалы гөмбәләрне, артык нык үсеп киткән, “картайган” гөмбәләрне, шулай ук ашарга яраксыз һәм агулы гөмбәләрне ташлагыз.

• Гөмбәләрне җыелган көнне кулинар эшкәртүгә дучар итәргә, шул ук вакытта һәр төр гөмбәне аерым әзерләргә кирәк.

 

Гөмбәләр белән агуланмас өчен, шуны истә тотыгыз:

• гөмбәләрне чиләккә, полиэтилен пакетларга яки капчыкларга җыярга — бу гөмбәләрне бозуга китерә;

•артык нык үсеп киткән, “картайган” гөмбәләрне җыймаска;

• гөмбәне чи килеш ашап карамаска;

• гөмбәне көнендә эшкәртергә;   

•тозлаган гөмбәләрне алюмин, балчык, оцинковкадан эшләнгән савыт-сабаларда сакламаска;

• гөмбәләрне җылы урында сакламаска— ул тиз бозыла торган продукт.

 

Сатып алучыларга киңәшләр:

Әгәр сез инде җыелган гөмбәләрне сатып аласыз икән, исегездә тотыгыз, киптерелгән, тозлы, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алырга ярамый.

Өй шартларында әзерләнгән ябык капкачлы банкларда гөмбә консервлары сатып алырга яки киптерелгән гөмбәләрне сатып алырга киңәш ителми.

Базарларда һәм ярминкәләрдә гөмбәне экспертиза үткәргәннән соң гына сатырга рөхсәт ителә. Экспертиза гөмбәләрнең сыйфатын, аларның бөтенлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.

Җыелган гөмбәләрне кибет һәм супермаркетларда сатып алсагыз, гөмбәләр салынган төргәкне игътибар белән карагыз, алар черегән яки бозылган булырга тиеш түгел. Төрүнең бөтенлеге бозылса яки пычрак булса гөмбәне сатып алмагыз. Төргәктә этикеткасы, вкладыш битләре булмаса һәм товар турында бөтенләй мәгълүмат булмаса да, гөмбәне сатып алмагыз.

 

Гөмбәләрне әзерләү

Гөмбәләрне әзерләр алдыннан ашарга яраклы гөмбәләр исемлеге барлыгын истә тотарга кирәк. Ашарга яраклы гөмбәләрнең зур төркеменнән ак гөмбә, гөреҗдә, нарат гөмбәсе һичшиксез, ашарга яраклы гөмбәләр булып тора. Бары тик бу гөмбәләрдән генә алдан кайнатмыйча ризыклар әзерләргә мөмкин.

Азык белән агулануның төп сәбәпләренең берсе-гөмбәләрне әзерләү технологиясе дөрес үтәмәгәнлектән. Шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләрне зарарсызландыру өчен, аларны махсус рәвештә эшкәртергә — җирдән чистартырга, суда яхшылап юарга, ә аннары пешерергә кирәк. Агулы матдәләр эшкәртү барышында гөмбәдән чыга һәм шуннан соң гына гөмбәләрне ризык әзерләү өчен кулланырга була.

 

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International