Татарстанда «Экстремизмга – Юк!» айлыгы уза. Чараның төп максаты – террорлык һәм экстремистик идеология белән көрәш, тарстанның бөтен районнарын колачлый. Айлык 3 сентябрьдә, уку елының беренче көнендә, республиканың барлык мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән башланып китте. 30 сентябрьдә тәмамланачак «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында чаралар һөнәри урта, югары һәм дини белем бирү йортларында да узачак.