Булатның хыялы тормышка ашты

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

Гадәттә язны күңелләрнең нечкәргән, талпынган, игелеккә омтылган чоры, диләр. Ә көз оттырамы? Ел фасылының алтынга тиңләнгән бу чоры Өлкәннәр көне, Әниләр бәйрәме, язмыш тарафыннан кимсетелеп, башкалар кайгыртуына мохтаҗ кешеләребезне аеруча игътибар-хөрмәткә алу көннәре белән безне тагын да шәфкатьлерәк, янәшәдәгеләргә игътибарлырак булырга дәшә. Районыбызда бу көннәрне генә көтеп, барлык чараларны декадниклар, акцияләр вакытына гына калдыру ягында түгел, игелеккә, изге гамәлләргә һәр көннең кулай булуын искәртеп, аларны ел әйләнә үткәреп торырга чакыра район җитәкчесе М.Шәйдуллин. Чираттагы шундый чараларның берсенә тукталыйк.

Шәһәребезнең Хәсәншина урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәп ятучы Фарукшиннар гаиләсенә ул көнне кунак булып Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин килде. Үзенең күптәнге – телевизорлы (искесе ватылып, яңасына гаиләнең мөмкинлеге җитеп бетми иде) булу хыялын чынга ашырган Марсель Зөфәр улын күрүдән мәхрүм булса да (ул беренче төркем инвалид), бүген Булатның куанычыннан бөтен йөзе елмая.

Шулай булмыйча соң! Күп вакытын дүрт дивар арасында үткәргән кешегә телевизорсыз булмый. Булат аннан догалар өйрәнә, җөмһүриятебездә барган вакыйгалардан хәбәрдар тора, сәнгать ияләренең иҗаты белән танышып бара. “Якын дусты” (бүләк ителгәнендә медиаплеер да бар) әнә шулай өйдә утырган килеш тә дөнья эчендә кайната, актив тормыш белән яшәтә аны.

Район җитәкчесенең игелегенә дога кылып, Булат Коръәннән аятьләр укыды. Лениногорск музыка көллиятендә белем алган егет курайда уйнаганда язмыш тарафыннан кыерсытылган яшьтәше халәтен җаны аша үткәреп, Марсель Зөфәр улы ниләр кичергәндер, бу мизгелләрнең шаһиты булган һәркем дулкынландыргыч халәттә иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләжев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов гаиләнең көнкүреш проблемалары белән кызыксынды. Тормыш булгач, аның җитмәүчелекләре дә, борчулары да булгалап тора. Әмма Булатның әнисе Наилә апа үзләрен ташламаган, һәрдаим хәл-әхвәл белешеп, ярдәм итеп торучы райондашларның күп булуын сөйләп куандырды, аның шул ук район җитәкчеләре, социаль яклау идарәсе, туган-тумача, күрше-күлән, таныш-белеш игелегенә, рәхим-шәфкатенә рәхмәте чиксез. Күктәкәдә гомер итүче Әнвәр ага Сафин ел да умартасыннан алган балын күчтәнәч итеп китерә, Булатның әтисенең (ул вафат инде) элеккеге хезмәттәшләре, дуслары да һич онытмый.

–Әле беркөннәрдә ике егет килеп керде, – дип сөйли Наилә ханым. – Машина сатып алырга җыенмакчылар икән. Булатның дога укып озатуын сорап хәер керткәннәр. Юллары бик уңышлы булган. Кайткач, яңа машинага утыртып Азнакай әйләндереп тә алып кайттылар әле үзен...

Танылган аш-су остасы Наилә апаның өчпочмак, чәкчәкле өстәле артында чәйләп алганда Булат әнисе белән горурланып, аның милли ризыкларыбызны бик тәмле пешерүен, туйлар

әзерләргә еш чакыруларын сөйләп алды.

– Ә йе, Б улат, с ин – ә ниеңә, әниең – сиңа бик кирәк. Сезнеңменә шулай матур, чиста өйдә, бер-берегезне кайгыртып, таяныч булып яшәп ятуыгыз күпләргә үрнәк. Киләчәктә дә сихәтлектә, рәхәтлектә, матур итеп яшәргә язсын сезгә, – диде саубуллашып Марсель Зөфәр улы. Ул Булаттан музыканы ташламавын сорады, аны сәхнәдә күрергә теләвен дә әйтте.

Менә ш ундый с аваплы, и гелекле гамәлне хуплагандай, көз бу көнне тәнне генә түгел, җаннарны да җылытып, әбиләр чуагының гаҗәеп аяз, матур көне белән кинәндерде.

Лиза Нур

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International