Гражданнарны кабул итү булачак

2019 елның 17 августы, шимбә

2019 елның 20 августына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүен уздыру планлаштырыла.
2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен Телефон:
(843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype " программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International