Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге тарафыннан 2019 елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар 9-30-83, 7-14-80 телефоны буенча; дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр; җомга: 08.00 дән 16.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр кабул ителәчәк.