Йөрәккә үтә дә катлаулы операцияләр ясау Татарстанның көньяк-көнчыгышында чынбарлыкка әйләнде: “Татнефть” ААҖ медсанчастендә беренче тапкыр йөрәкнең төп кан тамырына транскатетерлы клапан кую буенча югары технологиягә нигезләнгән операцияләр ясалды. Алар “Татнефть” компаниясе ярдәме белән, Ренат Акчурин җитәкчелегендә, Россия кардиология комплексының белгечләре тарафыннан мастер-класс кысаларында башкарылды. Шуны да әйтергә кирәк, 2008 елдан алып медсанчастьтә 5016 коронография уздырылган, коронар артерияләргә 1457 операция ясалган. Ә дәүләт квотасы бу кыйммәтле медицина операциясенә мохтаҗларның барысына да ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.