18 сентябрь көнне 14 сәгатьтә “Маяк” газетасы Азнакай телерадиокомпаниясе белән берлектә шәһәр, район службалары катнашында төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган “Туры элемтә” уздыра.
Чара барышында сорау бирергә мөмкинлекләре булмаганнар гозерләрен алдан – 14 сентябрь көнне, 9 дан 10 сәгатькә кадәр 9-43-57 телефоны аша җиткерә алалар. “Туры элемтә” барышында 7-19-63 телефонына шалтыратырга кирәк булачак.