Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәненә шәһәрнең 4нче мәктәбенең алтынчы сыйныфында белем алучы Гаяз Фәйзуллин һәм Булат Гаптуллин белән танышкач тагын бер кабат инанасың. Алар икесе дә радиоспорты белән шөгыльләнә.
Булат белән Гаяз радиосөючеләр сафына өч ел элек кушыла. Бер килеп күреп, танышканнан соң алар ныклап торып спортның бу төре белән мавыгып китә. Кыска дулкыннарга мөкиббән киткән укучылар тиз арада «позывной»га ия булалар, радиосөючеләр клубының горурлыгына әйләнәләр, күп тапкырлар бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаганнар! Быел кыска дулкыннарда радиоэлемтә буенча республика чемпионатында да җиңеп чыкканнар. Шушы көннәрдә аларга Россия радиосөючеләр берлегенең региональ бүлек Советы рәисе Евгений Родыгин тантаналы рәвештә медаль-грамоталар тапшырып китте. Радиосөючеләр клубы җитәкчесе Ринат Вәлиев тарафына да җылы сүзләр әйтелде. «Әлеге спорт төре балаларга берничә телне камил үзләштерергә, бер команда булып тупланырга ярдәм итә», - диде Е.Родыгин чыгышында.
Киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын аларга!