Бала өчен мәктәп формасын сатып алганда, аның бу киемдә 5-6 сәгать, кайчагында күбрәк сәгать үткәрәчәген истә тотарга кирәк. Шуңа күрә, беренче чиратта, мәктәп формасы балаларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә тиеш.
Нәрсәгә игътибар итәргә?
1. Маркировка, ярлык. Ярлык маркировкасын, җитештерүченең мәгълүматларын һәм тукыма составы белән җентекләп өйрәнегез. Эшләнмәне карау символларына игътибар итегез. Мәсәлән, ярлыкта «химчистка» символы күрсәтелсә, бала өчен мондый әйбер (кием) сатып алудан баш тарту яхшырак, чөнки химик матдәләр укучының сәламәтлеге өчен зарарлы булырга мөмкин.
Таможня берлегенең "балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция иминлеге турында" Техник регламентында маркировкага карата таләпләр бәян ителде"
ТРС 007/2011:
-маркировка продукцияне карау һәм идентификацияләү өчен укыла һәм аңлаешлы булырга тиеш. Продукциянең маркировкасы формага яки этикеткага беркетелә яки товар ярлыгы, эшләнмәнең төргәгенә, эшләнмәләрнең төрелмәсенә яки кәгазьгә – продукциягә өстәмә биткә.
Продукциянең маркировкасында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
- продукцияне әзерләнгән илнең исеме;
- җитештерүче (җитештерүче тарафыннан вәкаләтле зат), импортер, дистрибьютор исеме һәм урнашу урыны;
- эшләнмәнең атамасы һәм төре (билгеләнеше);
- җитештерү датасы;
- базарда мөрәҗәгать итүнең бердәм билгесе;
- продукциянең хезмәт итү срогы (кирәк булганда);
- гарантия срогы (кирәк булганда);
- товар билгесе (булганда).
Мәгълүмат рус телендә яки Таможня берлеге әгъзасы булган дәүләт телендә булырга тиеш, чит ил продукциясе өчен, продукция әзерләнгән илнең исеме, җитештерүченең исеме һәм аның юридик адресын латин алфавитын кулланып күрсәтергә дә рөхсәт ителә.
2. Тукыма. Форма тегелгән тукыманың яртысы гына булса да табигый материаллардан торырга тиеш. Мәктәп формасын язгы-көзге чор өчен сатып алганда җитен һәм мамык, кышкы чор өчен кашемир һәм йон эшләнмәләренә өстенлек бирергә кирәк. Тукыма өлешчә синтетик җепселләрдәндә булырга тиеш.
Уңай яклары: синтетика кием-салымны озакрак сакларга мөмкинлек бирә, куллану вакытын арттыра, кием-салым формасын тота, әйберне (кием-салым) карауны гадиләштерә. Блузка һәм күлмәкләрдәге синтетик җепселләр 35% тан артмаска тиеш, ә пиджак, итәк, чалбарда 55% тан да артык түгел.
Синтетиканың тискәре яклары:
- җылылык алмашынуы бозыла, синтетик җепселләр тирегә суларга ирек бирми, бала тирли башлый, шуның нәтиҗәсендә салкын тия һәм салкын тию авыруларын китереп чыгара;
- мәктәп формасындагы синтетик җепселләр укучыларда аллергия барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин, шулай ук синтетика тузан, пычрак, төрле микроорганизмнарны җәлеп итә, нәтиҗәдә балада тимгелләр барлыкка килергә мөмкин.
- синтетика, үз чиратында, мәктәп укучысының (баланың) нерв системасына йогынты ясый торган, ялкынсыну һәм тиз ару китереп чыгара торган статик электр туплый.
Шуңа күрә синтетик җепселләрдән торган мәктәп формасы көндәлек йөртү өчен туры килми.
3. Ис. Эшләнмәләрдән (форма) кискен ис чыгарга тиеш түгел. Күңелсез кискен ис булуы тукыманы буяган вакытта файдаланылган зарарлы яки куркыныч химик матдәләрнең текстиль материалларда булуы турында сөйли ала.
4. Фасон. Мәктәп формасын сатып алган вакытта үлчәмне дөрес сайлагыз, балага аны кигәч утырырга, йөрергә, актив хәрәкәт итәргә уңай булырга тиеш. Мәктәп формасы тар булмаска тиеш, чөнки кысан итәк һәм чалбар корсактагы авыртуларга китерәчәк. Ә кара күлмәк һәм сарафаннар сулыш алуны боза, шулай ук кием астында вентиляция җитмәү сәбәпле, бала кызачак. Баланың фигурасына һәм аның йөзенә килешле булырга тиеш, чөнки форма матур, сыйфатлы һәм модалы гына түгел, укучының үз зәвыгына да туры килергә тиеш.
5. Эчлек. Мәктәп формасының подкладкасы һәрвакыт натураль тукымадан булырга тиеш.
6.Төс гаммасы. Мәктәп формасын сайлаганда, бала укыячак мәктәпнең гомуми кагыйдәләренә йөз тотыгыз. Теләсә кайсы очракта, мәктәп формасының төсе тыйнак булырга тиеш. Артык якты төсләрне сайларга киңәш ителми, өстенлекне тыныч пастель, көрән, соры, кара – зәңгәр тоннарга бирегез.
7. Документлар. Озату документлары булу (кием – салым һәм текстиль киемнәргә, 2 нче катлам киемнәргә, трикотажларга) - баланың сәламәтлеге өчен мәктәп формасы куркынычсызлыгының гарантиясе булып тора. Сатучы әлеге документларны сатып алучыга беренче таләп буенча күрсәтергә тиеш. Мәктәп формасы Таможня берлегенең "балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция иминлеге турында" Техник регламенты таләпләренә туры килергә тиеш. Балалар һәм яшүсмерләр өчен әлеге техник регламентның куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган һәм туры килү-килмәүне бәяләү (раслау) процедурасын узган продукция Таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукциянең бердәм маркировкасына ия булырга тиеш.
Дөрес сайланмаган мәктәп формасы укучыларда (салкын тию, грипп, ОРВИ авырулары, сулыш органнары авырулары, контактлы атопик дерматит) авыруларны китереп чыгарыга мөмкин.
Безнең киңәшләребез, балаларын беренче тапкыр мәктәпкә җыючылар өчен генә түгел, барлык ата-аналаргада файдалы булыр дип ышанабыз.