«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 2019 елның 3 сентябрендә МБУ «Мәдәни үзәк»тә учреждение хезмәткәрләре белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Терроризм - кешелеккә янау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

 «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 2019 елның 3 сентябрендә МБУ «Мәдәни үзәк»тә учреждение хезмәткәрләре белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Терроризм - кешелеккә янау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

Түгәрәк өстәл артында экстремизм, терроризмның асылы һәм сәбәпләре, халыкның иминлеген тәэмин итүдә дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләшенде. МБУ «Мәдәни үзәк» директоры Гүзәл Николаева уку елы башлану һәм МБУ «Мәдәни үзәк» клуб оешмаларының эш башлануы уңаеннан контроль-үткәрү режимын көчәйтү, барлык хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Хезмәткәрләрне террорчылык акты янаганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук кешеләр күп була торган учреждениеләрдә тискәре хәлләрне кисәтү чаралары; гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләрне куркынычсыз зонага эвакуацияләүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

МБУ «Мәдәни үзәк» директоры Гүзәл Николаева учреждение персоналы белән чит әйберләр, шикле затлар һәм автомобильләр табылганда (объект янында) гамәлләр тәртибе буенча даими рәвештә инструктажлар һәм практик дәресләр үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Хезмәткәрләр террорчылык куркынычы туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм дежур хезмәтләрнең телефон номерлары белән таныштылар. Түгәрәк өстәл актуаль, файдалы һәм эчтәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International