Ерак авылларда яшәүче өлкәннәрне диспансерлаштыру өчен алып килгәннәр

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «өлкән буын» проекты кысаларында Азнакай районына олы яшьтәге пассажирларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен имин һәм уңайлы йөртү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән «Лада Ларгус» автомобиле бирелде.
Бүген Мәндәй һәм Уразай авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк сигез кешене ташу оештырылды. Сәфәр вакытында өлкәннәрне социаль хезмәткәр озатып йөрде, медучреждение территориясе буенча аларны шәфкать туташы озатып йөрде.
Ел ахырына кадәр 700 гә якын өлкән кешене җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International