21 сентябрьдә Россия юристлар ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
Шушы көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә:
8.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр ТР Азнакай нотариаль округы нотариуслары; 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Ваничкина Нина Александровна кабул итә. Кабул итү ачык ишекләр формасында узачак. Адрес: Азнакай шәһәре. Солтангалиев урамы, 21 йорт (РГДК, 1 кат), тел: 7-01-92.